Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Автобуска элеккеге кебек резин итек киеп түгел, туфлидән чыгабыз хәзер

Үзара салым җыю районда биш ел рәттән дәвам итә. Билгеле булганча, һәр авыл җирлеге үзара салымның күпме суммада җыярга икәнен авыл җыеннарында хәл итә һәм аны нинди максатларга тотарга икәнен дә уртак сөйләшәләр. Тиздән, 18 ноябрьдә, халык шушы акчаны тапшырыргамы яки юкмы икәнен хәл итә, ягъни үз тавышын бирә. Ил төкерсә, күл була, дип юкка әйтми халык. Җыелган акчаның 1 сумына дәүләттән тагын 4 сум өстәлүе дә кесәгә олы файда дигән сүз. 

Әйтик, быел узара салым җыюда Биклән авыл җирлегендә пропискада булган халыкның барысы да катнашты, бу 1180нән артык кеше. 
– Беренче елны салымны 100 сумнан җыйдык, – дип сүзен башлады Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев. – Быел һәр авылдаш 200 сум түләде. Халыктан 228 мең сум акча җыелды, дәүләт тарафыннан өстәлеп, 1 миллион 142 мең сум булып кайтты. Әлеге сумманы тулысынча авыл урамнарындагы юлларны яхшыртуга тоттык. Мәскәү, Әхмәтшин, Чкалов, Тукай, Байрак, Яңа Авыл, Шамаров һәм Ямалиев урамнарындагы юлларга вак таш җәйдек, шулай ук, Мәскәү, Әхмәтшин, Чкалов урамнарындагы юлларда чокырлар ямалды. Үзара салым җыелмаса, боларны төштә генә күрер идек. Киләсе елга да планнар зурдан. Бу юлы халыктан 500әр сум күләмендә җыярбыз дип торабыз. Дөрес, әлегә бу хәл ителмәгән, барысын да референдумда авылдашлар белән бергә билгеләячәкбез. Җыелган акчаның бер өлешенә Биклән авылында видеокүзәтү урнаштырырга дигән планнар бар, әйтик, үзәк урамга һәм авылга керә торган юл тирәсенә. Чөнки соңгы арада авыл халкын борчуга салган шикле сатучылар, билгесез затлар йөрү очраклары бар. Кырын эшләр майтарсалар, шул видеокүзәтү ярдәмендә аларның эзенә чыгу җиңелрәк. Тагын бер өлеш акчага спорт мәйданчыгын яңартырга исәп бар. 2015 елда булдырылган мәйданчыкка нәниләр өчен җиһазлар кирәк, спорт мәйданчыгына да яңа сулыш өрергә кирәк. Акчаның тагын бер өлешенә энергия саклый торган лампалар алу һәм урнаштыру күздә тотыла. Узган еллар белән чагыштырганда, әлеге лампалар кую 300 мең сумны саклап калырга ярдәм итте. Калган акча вак таш җәелгән урамнарның бер өлешенә асфальт валчыгы җәю өчен тотылачак, – дип сөйләде Мансур Шакирҗанович.
2019 ел өчен үзара салым җыюдан авыл халкы хәбәрдар булсын өчен авыл урамнарында белдерүләр дә эленгән. Аларда җыелган акчаның нинди эшләргә тотыласы җентекләп тасвирланган. 
– Чыннан да, үзара салымның тормышны яхшы якка үзгәртүен танырга кирәк. Автобуска элеккеге кебек резин итек киеп түгел, туфлидән чыгалар хәзер. Чөнки юлларга асфальт ук булмаса да, таш җәелде. Урамнар төнлә дә яп-якты, әллә ничә җиргә лампалар куелды. Зират тирәләрен чистартып, матурлап торалар. Икенче яктан карасаң, шул ничәдер йөз сум акчага гына берни дә эшләп булмый. Бердәм булып, бергәләшеп акча җыйган очракта гына авылның киләчәген яхшыртып була. Шуны истә тотарга кирәк, халык ярдәм кулын никадәр ныграк сузса, дәүләт тә күләмлерәк ярдәм күрсәтәчәк, – дип үз фикерен белдерде Әхмәтшин урамында яшәүче Зәкия Хөснимәрданова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев