Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Игелекле эштә узган гомер

Колхоз эшендә намуслы хезмәт куйган, шулай ук 35 ел дәверендә тернәкләндерү мәктәбендә укытучы булып эшләгән Хаҗәр Фатих кызы Шакированы Теләнче Тамак авылында белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. 

Авылының мөхтәрәм кешесе Хаҗәр Фатих кызы шушы көннәрдә олуг юбилеен – 80 яшь тулуын билгеләп үтте. 80 яшен тутыруына карамастан, Хаҗәр апа кул кушырып, ял итеп утыруның нәрсә икәнен бөтенләй белми, гел хәрәкәттә, гел эштә ул.
Хаҗәр апа үзе тумышы белән элеккеге Ворошилов районы Наратлы Кичү авылыннан. Гомерен игелекле хезмәткә – балалар тәрбияләүгә багышлаган Хаҗәр ханымга белгечлеге буенча «Мәгариф» колхозында баш зоотехник булып эшләргә дә туры килә. Әмма бала күңелен аңлау, сабый йөрәгенә юл таба белү сәләте үзенекен итә. Ул Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укый һәм 1964 елда Теләнче Тамак авылында ачылган тернәкләндерү мәктәбендә беренче юл салучылар рәтенә керә. Биредә биология һәм авыл хуҗалыгы хезмәте дигән дәрес бирә башлый. Хезмәт дәресендә, теориядән бигрәк, гамәли өлешкә аеруча зур игътибар бирелә торган була. Билгеле булганча, мондый учреждениедә бар укытучы да эшли алмый. Педагог, психолог булу өстенә, һәр сабый өчен әни яки әти дә була белергә кирәк анда. Авыр гаиләләрдән булган, ата-ана мәхәббәтен тоеп карамаган, шуңа өстәп, физик мөмкинлекләре дә чикле булган баланы тормышта югалып калмаслык, үзенә хезмәт күрсәтә алырлык итеп тәрбияләү өчен бик зур көч, түземлек кирәк. 35 еллык эш дәверендә Хаҗәр апага андый үсмерләрне күп тапкыр мөстәкыйль тормышка озатырга туры килә. Интернат-мәктәптән китеп, үз урыннарын тапкач та, укытучыларын яхшы сүз белән генә искә алалар. Бу, әлбәттә, хезмәтнең нәтиҗәсе дигән сүз. 
Бүгенге көндә Хаҗәр апа лаеклы ялда. Тик 28 ел бергә тормыш иткән ире Самат кына фажигале рәвештә вафат булган. Тормышның ачысын-төчесен күреп тә, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булып калырга Хаҗәр апага тулысынча дингә кереп, намаз уку булышкан. Ял җитсә улы Илнур һәм кызы Миләүшә, оныклар өелешеп кайта. Өй эче умарта күчедәй гөжләп тора. Хаҗәр апа үз чиратында аларны һәрвакыт сый-нигъмәтләр әзерләп көтеп тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X