Авыл китапханәсендә комсомолның 100 еллыгына багышлап хатирәләргә бай, үзенчәлекле очрашу узды. Анда яшьлекләре пионерда, аннары комсомол сафларында үткән өлкән буын кешеләре җыелды. Узганнарны искә төшерү өчен «Комсомол чоры» дигән тирән эчтәлекле күргәзмә эшләнгән иде. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова комсомол узган данлы юл турында сөйләде, колхозда комсомол оешмасы башкарган эшләргә тукталды, төрле елларда комсомол оешмасын җитәкләгән кешеләрнең исемнәрен атады. «Безнең буын кешеләре өчен яшьлек елларының алты орденлы комсомол сафларында узуы үзе бер горурлык», – диде ул.