Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә Хэллоуин кирәкме?

Бу бәйрәм — Шотландия һәм Ирландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан.

Көнбатыш илләрдә “Хэллоуин” дигән зур бәйрәм бар. Аның асылы — кабакка күзләр, борыннар, авыз кисеп эченә шәм куеп, битләрне куркыныч итеп буяп күңелле итеп вакыт үткәрү. Бу бәйрәм — Шотландия һәм Ирландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан.

Соңгы дистә еллар эчендә бу бәйрәмгә без дә ияләшеп киттек. Яшьләр үзләренә куркыныч образлар сайлый, тәмле ризыклар пешерә, битләрен буйый һәм… төне буе бәйрәм итә.

Әлбәттә, олы яшьтәгеләр дә, яшьләрнең үзләре арасында да бәйрәмне өнәп бетермәүчеләр бар. Күпләр: “Безнең үзебезнең милли бәйрәмнәребез бар, мәсәлән, “Нәүрүз”, “Сабантуй”… Яшьләр хәзер үзебезнең бәйрәмнәрдән ләззәт тапмый, читтән кергәннәренә өстенлек бирә”, дип каршы киләләр алар.

Бер уйласаң, алар дөрес әйтә, чөнки татарларның үзләренең гореф-гадәтләре, такмаклары, бәйрәмнәре бик күп. Төбенәрәк төшеп карасаң, шул ук Сабантуйлар да, Нәүрүзләр дә я бөтенәй уздырылмый, я күңел ачу чарасына гына әверелә. Алар, дөрестән дә, хәзерге яшьләр арасында популярлыгын югалтып бара. Аларга яшьләрчә, музыка белән, бии, кылана, кыскасы, күңел ача торган бәйрәмнәр кирәк. Икенче яктан, хәзер 21 нче гасыр, яңа технологияләр заманы. Мәсәлән, 20 нче гасыр белән 21 нче гасырны чагыштырып карасак, хәзер бар әйбер дә яңача. Кешенең дөньяга карашы да башкача. Шуңа күрә нигә безгә көнбатыш бәйрәмнәрен традициягә кертмәскә? Яшьләргә кызык булгач, нигә үткәрмәскә?

Реклама

Сез ничек уйлыйсыз, безгә әлеге бәйрәм кирәкме?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X