Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөрләшеп яшик әле

5 нче ноябрь көнне Мәләкәс мәдәният йортында халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Гөрләшеп яшик әле" дип аталган зур концерт булды.

Тамашада авылның данлыклы "Питрау" балалар үрнәк фольклор ансамбле, "Яшьлек" бию коллективы, миниатюра театры "Кәмит компания", җырчы кызларыбыз Анна Саттарова, Валерия Михайлова, Ирина Сафаргалина катнашты. Бәйрәмгә күрше Биклэн авылыннан килгән Лилия Сәхбиева, Рәйсә Ганиева, Бәтке артисты Марина Орлова, Иске Җирекледән "Җакын туганнар" керәшен фольклор ансамбле, җырчылар Эдуард Емельянов, Таңсылу Низамова аерым бер ямь өстәде. Концертны Олеся Афанасьева һәм Динара Виссарионова алып барды. 2 сәгатьлек тамаша бер тында каралды. Тамашачылар үзешчән артистлрны бик җылы каршы алды, алкышларга күмде, матур концерт өчен рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән таралды.

 

Людмила Адамова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев