Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда “Хизб ут-Тахрир”* башлыклары тоткарланган

Террорчыларны тоткарлау махсус операциясе республиканың Азнакай һәм Бөгелмә районнарында узган.

Татарстанда Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре Россиядә тыелган “Хизб ут-Тахрир” * халыкара террорчылык оешмасы башлыкларын тоткарлаган. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Террорчыларны тоткарлау махсус операциясе республиканың Азнакай һәм Бөгелмә районнарында узган.

“Тоткарланучылар чит илдәге кураторлары күрсәтмәсе буенча Россиядә антиконституцион эшчәнлек алып барган”, - диелгән ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Реклама

Ячейка әгъзалары мөселманнарны “Хизб ут-Тахрир” * террористик оешмасы сафларына җәлеп иткән.

Тентү вакытында фатирларда һәм йортларда “Хизб ут-Тахрир аль-Ислами”* пропаганда материаллары, шулай ук документлар һәм башкарылган эшләр хисабы , элемтә чаралары табылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X