Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр дә Интернетсыз яши алмый

Районда өченче ел рәттән өлкәннәр өчен компьютер курслар эшли. Аларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе оештыра. «Өченче буын университеты» проекты кысаларында районның йөзгә якын пенсионеры компьютер серләренә төшенде.

Компьютер курсларының төп максаты – өлкән яшьтәгеләргә өйдән чыкмый гына электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру. Дәресләр Иштирәк, Шилнәбаш авылында һәм Комсомол поселогында уза. Соңгы уку төркемендә иң күп укучылар саны 12 кеше, шуларның дүртесенең физик мөмкинлекләре чикле. Иң өлкәненә укучыга 72 яшь. Әмма уку теләге зур.
Курслар октябрь ае башыннан бирле атнага ике тапкыр үтә. Уку бушлай, дәресләрне шушы мәктәпнең информатика укытучысы Валентина Якушева алып бара. Курслар 36 сәгатькә исәпләнгән. 
Өлкәннәр беренче чиратта компьютер белән таныша. Аннары интернетка чыгарга өйрәнә, интернет челтәре мөмкинлекләренә төшенә. Алга таба электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалана башлыйлар. 
Күнекмәләр алган өлкән яшьтәгеләр соңыннан электрон почтадан файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнәләр.
Пенсионер укучылар дәресләргә бик яратып йөри, вакытында киләләр, конспектлар язалар, аңламый калганнарын кабатлап сорыйлар. Курслар тәмамлангач аларга бердәм үрнәктәге сертификатлар бирелә.
Гомумән, өлкәннәрнең күпчелеге курсларга килгәндә компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгән. Балалар кебек бик тиз генә эләктереп алмасалар да, тора-бара барысы да өйрәнгән. Ә инде балалары янында күнекмәләр алучылар бүген компьютер программаларын тагын да җиңелрәк үзләштерә.
Мария Мөстәкыймовага 65 яшь. Кыска арада ул электрон рәвештә торак-коммуналь хезмәтләрен түләргә һәм табибка да язылырга өйрәнгән. Хәтта үзенә компьютер да алып куйган.
– Заманадан да артта каласы килми бит. Оныклар ерактагы дуслары белән аралаша, фотосурәтләр җибәрә ала. Без дә моңа тиздән өйрәнербез, – ди ул.
Надежда Галицкая клавишалардан хәрефләрне тизрәк табам, ди. Күнекмәләрен улының ноутбугында ныгыта.
– Уку миңа авыррак бирелә. Шулай да, миннән булмый инде дип кул селтәмим, – ди ул.
Бүгенге көндә курсларга йөрергә теләүчеләр саны шактый. Комсомол авылында актив тормыш позицияле өлкәннәр булуы бик тә куанычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев