Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иштирәк авылында заманча күпфункцияле үзәк

Иштирәк авылында зур вакыйга – күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды. Мөһим социаль объект ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Күпфункцияле үзәк тыштан ук балкып тора. Кыска гына вакыт эчендә мәктәп бинасы танымаслык булып үзгәрде. Аны капиталь төзекләндерү иганәче ярдәме белән башкарылды. «Татнефть» компаниясе тарафыннан 42 миллион сум акча бирелде. Үзәкнең аскы катында (цоколь) фельдшер-акушерлык пункты, һәм ашханә, спорт залы урнашкан. Беренче катта балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф класслары. Икенче катта мәктәп һәм музей. 
Күпфункцияле үзәкне ачу тантанасын район башлыгы Фаил Камаев ачты. Бу социаль проект өчен республика җитәкчелегенә һәм «Татнефть» компаниясенә рәхмәтен белдерде.
– Нинди генә эшләр башласак та, республика җитәкчелеге безгә ярдәм кулы суза. Быел гына социаль объектлар ачу өчен 800 миллион сумнан артык акча үзләштердек. Бу эш алга таба да дәвам итәр , безнең балалар иң яхшы шартларда укырлар, халык уңайлы шартларда яшәр, – диде Фаил Камаев.
– Мәктәпнең хәле бик аяныч иде. Балалар клуб бинасында укып йөрде. Бәхеткә, район башлыгы бу мәсьәләгә катгый алынды. Һәм менә күрәбез, бина искиткеч. Казаннан экскурсиягә килсәләр дә була. Бездән шундый теләк: Иштирәк авылы үссен, балалар саны артсын иде, – диде министр Рафис Борһанов.
Күпфункцияле үзәк ачу вакыйгасын авылда зарыгып көттеләр. Авыл халкының моңарчы төшенә дә кермәгән шартлар тудырылды. Иштирәклеләрнең күңелендәге рәхмәт хисләрен җитәкчеләргә авыл абыйстае Фәнүзә Лотфуллина җиткерде. Ул Рафис Борһанов һәм Фаил Камаевка кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбашлар бүләк итте. Аларга эшләрендә уңышлар теләде.
Иштирәк авылы җирлегендә, Аулаш һәм Мартыш авылларын да исәпләп, 764 кеше яши. Мәктәптә беренчедән тугызынчы сыйныфка кадәр 29 бала укый. Балалар бакчасына тугыз йөрүче сабыйлар. 
– Яңа мәктәп безгә бик ошады. Бөтен җиһаз яңа, бүлмәләр якты – ди 5нче сыйныф укучысы Зәлия Закирова.
– Безнең кебек аз балалы кечкенә авылда мәктәпне саклап калган өчен бик рәхмәтле. Күпьеллык традицияләрне саклап, яңаларын барлыкка китереп эшләргә әзер, – ди Иштирәк авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина.

Фото «Chelny-biz.ru» тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев