Үзара салым – үзебез өчен
Билгеле булганча, 18 ноябрь көнне районның авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак. Авыл халкының үзара салым акчасы нәтиҗәсендә юллы булулары, зиратларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, суүткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый күләмле эшләр башкарылуы турында сөенеп сөйләгәннәрен еш ишетәбез. Димәк, үзара салым җыюга халык акрынлап ияләшә бара дигән сүз.
Үзара салым акчасын җыюда бүген иң активларның берсе – Әҗмәкәй авыл җирлеге. Биредә авыл халкының 87 проценты үзара салым җыюда катнашкан. 2018 елда һәрбер кешедән җыела торган акчаның күләме 300 сум булган, 2019 елда ул 500әр сум итеп планлаштырыла.
– Беренче елны салымны 100 сумнан җыйдык, аннары 300 сумга күтәрдек. Безнең җирлектә быел 1994 кешедән 477 мең 800 сум акча җыелды. Җирлектә яшәүчеләрнең программаның әһәмиятле булуын аңлап, анда актив катнашулары сөендерә. Әлеге сумма дүрткә тапкырлангач, 2 миллион 389 мең сумны тәшкил итте. Җыелган акча читкә китмәде, бер сумга дүрт сум өстәп дәүләт субсидиясен дә алып, җирлеккә кергән авылларда һәм поселокта хәйран зур эшләр башкардык. Авыл тормышындагы мөһим мәсьәләләр шул акча хисабына хәл ителә дә инде. Әйтик, 1 миллион 900 мең сум Яңа поселогындагы Зыятдинов, Дуслык, Тынычлык, Урман, Галиәскәр Камал, Яшьләр, Төзүчеләр урамнарында юл ремонтлауга тотылды. Шулай ук поселокта 95 мең сумга Яшьләр урамында тротуар төзелде. 223 мең сумга исә Әҗмәкәй авылының Үзәк һәм ГабдуллаТукай урамнарында юл төзекләндерелде. Шул ук эшләр Иске Гәрдәле авылының Заречная, Гагарин һәм Үзәк урамында башкарылды. Әлеге эшләрнең күләме 220 мең сумлык булды. Яңа Сарайлы авылы клубында быел 113 мең сумга идән тулысынча алыштырылды, узган ел үзара салым акчасына клубның түбәсе һәм тәрәзәләре алмаштырылган иде. Әҗмәкәй авылы һәм Яңа поселогының зиратларына күмү кирәк-яракларын саклау өчен кечкенә биналар куелды, әлеге эшләр 190 мең сумлык булды. Авылдагы урам утларын карауга да ныклы игътибар бирәбез. 100 мең сум шушы максатка тотылды. Урамнарда 30 лампочка алыштырылды, быел калган 27 лампочканы куеп бетерергә планлаштырабыз. Киләсе елга җыелган сумманың бер өлеше Яңа поселогы эчендәге юлларны төзекләндерүгә, шулай ук поселоктагы паркка балалар өчен уен җайланмалары алуга, Әҗмәкәй авылында юлларны ремонтлауга, зират территориясен койма белән әйләндерүгә, Иске Гәрдәле авылында урам яктыртуга, юл ремонтлауга файдаланылачак. Шулай ук Яңа Сарайлы клубында барган ремонтны төгәлләргә исәпләп торабыз, – дип сөйләде Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов.
– Инде ничә еллар урамыбызда юлсызлыктан интегә идек, тишек-тошыкта һәрвакыт су җыелып торды, пенсия яшендәге өлкәннәр өчен җәяүләп йөрү бик авыр иде. Аллага шөкер, Гайнуллин урамын әле күптән түгел генә юллы иттеләр, менә дигән асфальтка ия булдык. Әлеге программа – авыл халкының проблемаларын хәл итү өчен менә дигән ярдәм ул. Үзара салым җыюга безнең урамда яшәүче халыкның берсе дә каршы чыкмый. Шуңа күрә елга бер тапкыр алына торган әлеге сумманы түләргә акчасын кызганнарны һич тә аңламыйбыз, – дип сөйләде Яңа поселогында яшәүче Наҗия Хәмәтгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев