Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районда бала хокуклары ничек яклана?

Җомга көнне районга республикада балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килде. Ул Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә район хакимияте бинасында халыкны кабул итте, районның ике мәктәбендәге шартлар белән танышты. Эшлекле сәфәр балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы белән тәмамланды.

Консультация алыр өчен алдан җиде кеше язылган иде. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Вероника Тузова дүрт бала әнисе. Аерылышканнан соң, ире аңа балалар белән аралашырга бирми икән. Алай гына да түгел, балалар турында һәрвакыт кайгырткан ана белән дүрт баланың берсе дә элемтәгә керә алмый икән. Вероника Геннадьевна сүзләренчә, алар гаиләләре белән күп еллар чиркәүгә йөргәннәр. Әлеге чиркәү хәзерге көндә дә балаларга көчле йогынты ясый һәм анага каршы котырта икән. Бүгенге көндә балаларның яшәү урынын билгеләү буенча суд тикшерүе бара, дүрт балага һәм ата-анага психологик экспертиза билгеләнгән. Гүзәл Удачина мәсьәләне үз контроленә алды. 
«Татарстан» совхозы поселогыннан Эльвира Рәхмәтуллина ДЦП белән авыручы 14 яшьлек ул тәрбияли. Физик мөмкинлекләре чикле баланың анасы көнгә өч данә бирелүче памперсларның сыйфатына шелтә белдерде, даруларның оригиналларын охшаш булганнары белән алмаштырып тәкъдим итүләрен дә әйтте. 2016 елда китерелгән инвалидлар коляскасы бала өчен яраклы түгел, өлкәннәр өчен эшләнгән икән. Эльвира Хатифовна шул колясканы алмаштыруны үтенде. Бу мәсьәләне чишү өчен биредә булган белгеч белән берлектә гариза язарга тәкъдим ителде. 
Шушы ук поселоктан Ләйсән Шакирова мәктәптә туклану өчен банк, почта хезмәтләре аша түләгәндә 25 сум комиссия алынуга зарланды. Электрон дәүләт хезмәте аша түләү мөмкинлеге булсын иде, ди ул. 
Иске Дөреш авылыннан Гөлназ Фәррахова да күп балалы ана. Аны Яңа Бүләктә мәктәпнең ябылырга мөмкин булуы борчый. Әлеге ханымны тынычландырып, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров мәктәпнең ябылмаячагын, киресенчә, капиталь ремонт планына кертелүен әйтте. 
Комиссия барышында полиция, социаль яклау, опека, мәдәният, яшьләр эшләре, мәгариф, үзәк дәваханә, балигъ булмаганнар белән эшләү кебек профилактика субъектларының документлары тикшерелде. Искәрмәләрне вакытында төзәтү бурычы куелды. 
Круглое Поле поселогы мәктәбе – физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңайлы мохит тудырылган учреждениеләрнең берсе. Биредә дүрт инвалид бала белем ала. Әлеге мәгариф оешмасына сәфәре вакытында Гүзәл Любисовна беренче чиратта балалар белем ала торган сыйныфларның уңайлылыгына игътибар бирде, ишекләрне тикшерде, бәдрәфтәге җайланмаларны карады. Химия, физика кабинетларындагы лаборатория белән кызыксынды, беренче ярдәм күрсәтү медикаментларының срокларын карады. Ашханәне барлады, азык-төлекне саклау шартлары, меню белән танышты. Спортзал, андагы җиһазлар да күз уңыннан читтә калмады. Душ бүлмәсе, кайнар су булу-булмавы ачыкланды. Информатика дәресендә укучылар белән аралашты. Балаларның тыелган сайтларга керү мөмкинлеген тикшереп карады. Гүзәл Удачина Круглое Поле мәктәбендәге укыту шартларын уңай бәяләде, чисталык-пөхтәлекне билгеләп үтте. 
Шулай ук Гүзәл Удачина яңа сафка баскан Иштирәк авылындагы күпфункцияле үзәк белән танышты һәм биредә уздырылган төзекләндерү эшләрен югары бәяләде. Ике ай эчендә төзекләндерелгән үзәк республика вәкилендә тирән тәэсир калдырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев