Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ярминкәләр дәвам итә

Алдагы ял көннәрендә дә Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы алдындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Әйтергә кирәк, ярминкәләргә халыкның ихтыяҗы зур, монда кышка җитәрлек азык-төлек запасы алып була. Бу атнада Татарстан кулланучылар Җәмгыяте предприятиеләре сәүдә итәчәк. Узган ялларда безнең хәбәрчебез сәүдә барышын күзәтте. Иртәнге сәгать тугыздан, һава торышының шактый салкын булуына карамастан, продукция сатып алырга чират торучылар шактый. Иң мөһиме – товарларга кытлык юк.

Ярминкәдә, ит продукциясе күпләп сатыла. Әйтик, Бордыбаш авылыннан «Борһанов» шәхси ярдәмчел хужалыгы сыер итенең килограммы өчен 320 сум сорый. Аның күршесе «Камалов» шәхси ярдәмче хужалыгы сөяклерәк кисәкне 280 сумнан җибәрергә риза. Теләнче Тамак авылыннан килгән «Хакимова» шәхси ярдәмчел хуҗалыгы кош ите тәкъдим итә. Казның һәм күркәнең бер килограммына бәяләр 350 сумнан башлана, тавык итенең бер килограммы 200 сум. Шилнәбаш авылыннан Мария Лобанова исә дуңгыз итенә бәяне 150 сумнан куйган. Әмма Мария ханым халыкның барыбер дә аз булуына һәм товарның акрын үтүенә бик хафаланды. Иттән ясалган продукциягә килгәндә, ветчина 380 сум, сало исә 400 сумга баса. 
Сатуда шулай ук килограммы 10 сумнан бәрәңге, 15шәр сумнан чөгендер, кишер, 200 сумга яшел суган, петрушка, чиләге 70 сумга алма бар. Балга бәя исә килограммына 400 сумнан башлана. Балалар өчен итекләрне 600-800 сумга алып була, олы кешегә исә җылы итек 1000-1200гә төшә.
Ыгы-зыгы урыны йомырка сатучылар янәшәсендә. Ничә ярминкә рәттән биредә халык озын чиратка тезелгән күренешкә тап булабыз. Моның үз сәбәпләре дә бар шул, сатучылар авыл йомыркасының 10 данәсен 55 сумнан тәкъдим итәләр. Биредә үк бытбылдык (перепелка) йомыркалары да сатыла. Бәясе – 20 данәгә 50 сум.
Ярминкәдә бу юлы продукция алырга килгән халыкның күңелен Иске Абдул, Новотроицкое, Комсомол авыл җирлекләренең үзешчәннәре күрде. Халык арасында аларга кушылып җырлаганнары яки гармунга биегәннәре булмаса да, барган жиреннән туктап, концерт караучылар байтак иде. Шулай ук әлеге авыл җирлекләре тарафыннан тәкъдим ителгән продукция дә бик мул иде. Иске Абдул жирлеге өстәлендә тезелеп торган пироглар игътибарны аеруча җәлеп итте. Новотроицкое авыл җирлеге исә ямь-яшел мунча себеркеләре һәм ап-ак оекбашлар алып килгән иде.
Әйтергә кирәк, ярминкәдә катнашучыларның бердәм форма, бейджик, һәрбер продукциягә бәя күрсәткече булырга тиешлеге турындагы таләп әлегә өлешчә генә үтәлгән. Сатуда булган продукциянең ничә сум икәне язылган язылуын, әмма сатучылар ак, зәңгәр, яшел һәм башка алъяпкычлар кигәннәр, ә бейджик беркеткәннәрен исә гомумән бармак белән генә санарлык. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, гомумән алганда, бу көнне ярминкәдә 2 миллион 703 мең сумлык товар сатылган.
Көзге ярминкәләр яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияләрен сатып, табыш алу мөмкинлекләрен кулларыннан ычкындырмасыннар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев