Авыл җирлекләрен – «энә күзеннән»
Районда авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү стандартлары булдырыла. Алар авыл халкы яшәешенең күрсәткече дә булып тора. Әлеге стандартлардан чыгып, авыл җирлекләренең рейтингы да төзеләчәк. Бәяләү критерийларына килгәндә, алар түбәндәгечә: документларның тәртиптә булуы, үзара салым хисабына башкарылган эшләр, юллар, зиратлар, социаль-мәдәни объектлар торышы, салым түләнеше, халыкның эш белән тәэмин ителеше. Игътибар үзәгендә – шәхси ярдәмчел хуҗалыклар перспективасы. Бәяләү системасын кертү буенча беренче семинар Иштирәк авыл җирлегендә узды.
Район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыкларыннан торган «десант» иң беренче авыл советы бинасына тукталды. Архивның, документларның торышы тикшерелде, мәгълүмати стендларны карадылар. Беренче карашка ук биредә тәртип күзгә ташлана.
Һәрбер авылның рухи үзәге – мәдәният йорты. Иштирәктә ул 1980 елда төзелгән. 2015 елда анда республика гранты ярдәме белән капиталь төзекләндерү үткән: тәрәзә, ишек, электр челтәрләре алмаштырылган. Бүген авыл клубында өч оешма эшләп килә. Бу – мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе һәм китапханә. Балалар сәнгать мәктәбе районда гына түгел, республикада да көчлеләрдән санала. Балаларның иҗат эшләре төрле конкурсларда югары бәяләнә. Авылның горурлыгы – китапханә. Моннан кеше өзелми, балалар да, өлкәннәр дә. Китапханә фондында 6500 басма исәпләнә. Быел гына яңа 540 китап кайткан. Китапханә мөдире Алия Закирова район башлыгы Фаил Камаевка быел 153 мең сум грант отуларын җиткерде.
Быел үзара салым акчасына янгын сүндерү депосы төзелгән. Бинага җылылык, су кергән. Авылның янгын сүндерү машинасы 1992 елгы, шулай да төзек хәлдә. Янгын сүндерү хезмәткәрләре өчен ял бүлмәсе бар. Иштирәк кебек зур авылда мондый хезмәтне булдыру игътибарга лаек.
Иштирәк җирлегендә аерым авыл хуҗалыгы оешмасы юк. Аның каравы, Иштирәк, Аулаш, Мартыш авылларында барлыгы 396 шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә. Комиссия шундыйларның берсенә тукталды. Нәфис Вәлиәхмәтов үз хуҗалыгында 19 баш мөгезле эре терлек асрый, шуның 5есе – савым сыер. Фаил Камаев хуҗалыкларның эш шартлары, киләчәккә планнары, проблемалары белән кызыксынды. Эшмәкәр хуҗа сүзләренчә, сөтне ул дәүләткә тапшырмый, авылда яки Яр Чаллыда үзенең клиентлары бар. Үз карамагында 15 гектар пай җирен Нәфис Вәлиәхмәтов ике шәхси тракторы белән эшкәртә. Бүгенге көндә 10 баш терлеккә исәпләнгән сарай төзи. Район белгечләре аңа, дәүләт программасында катнашып, 200 мең сум күләмендә субсидия алу мөмкинлеге барын искәртте. Дөрес, авыл кешесе мондый кәгазь эшеннән курка, тик белгечләр бу эшне үзләре башкарырга әзер. Хәтта республика күләмендә проектларны яклашырга да. Җитәкчеләр эшкәртелмәгән җирләрне дә беренче чиратта авыл кешесенә тәкъдим итү яклы.
Икенче бер кече ферма тотучы Илдар Вахитовның хуҗалыгында 8 баш умартасы, 19 баш мөгезле эре терлеге бар. Ул 10 гектар пай җирендә печән, яшел азык әзерли. Алга таба шуңа өстәп 20 гектар җир алып, бизнесын киңәйтмәкче.
Район башлыгы Фаил Камаев хуҗалыкның кече формаларын үстерүгә булышлык күрсәтүгә аеруча басым ясый. Аларга һәр яклап ярдәм булырга тиеш. Төзелеш өченме, саву җайланмалары алыргамы, һәркайсына индивидуаль якын килергә кирәк.
Иштирәк авыл җирлегендә эшкәртелмәгән пай җирләрен кулланышка кертү эше актив бара. «Миңнехуҗин», «Сәлимова» крестьян-фермер хуҗалыклары белән «Биклән» җитештерү кооперативы тулаем 1 мең гектар җир эшкәртә. Язга чыккач, 500 гектарга якын җир тагын кулланышка кертеләчәк.
Бүгенге көндә авылның зур горурлыгы – яңа төзекләндерелгән авыл мәктәбе. Шунда ук балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты. Бүгенге чараның пленар утырышы шунда узды. Иштирәк җирлеге эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, билгеләнгән критерийларның үтәлүен билгеләп уздылар. Иң мөһиме – монда халык ихтыяҗларын күздә тотып эшлиләр. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина сүзләренә караганда, биредә яшәүче халыкның да активлыгы уңай йогынты ясый.
Мондый комиссияләр ике ай дәвамында бөтен авыл җирлекләрендә эшләячәк. Чираттагысы Боерган авыл җирлегендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев