30 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Машина йөртү тәҗрибәләре юк, шулай да тизлекне арттырудан курыкмаганнар
Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә район территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең барысында да тәҗрибәләре булмаган яшь йөртүчеләр гаепле.
-
Әнием-алтыным, минем иң якыным
Калмиядә «Киңәш»ветераннар клубы белән берлектә Әниләр көне уңаеннан «Әнием-алтыным, минем иң якыным» исемле бик мавыктыргыч кичә үтте.
-
Аэропортларга кушылачак бөек шәхесләрнең исемнәре өчен тавыш бирү төгәлләнә
Бәйгедә җиңүчеләрне 4 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә «Россия-1» телеканалы эфирында игълан итәчәкләр.
-
Бәйрәм өчен рәхмәт
Әниләр көне кысаларында Борды авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тамашачыларга шундый яхшы эчтәлекле, матур концерт программасы бүләк иттеләр.
-
Ачык ишекләр көне
Милек салымнарын түләү вакыты чыгарга санаулы көннәр генә калу сәбәпле, ТР районара 9нчы федераль салым инспекциясе 1 декабрьдә, шимбә көнне, ачык ишекләр көне үткәрә.
-
Кнәздә – Әниләр бәйрәме
Кнәз мәдәният йортында «Әни – дөньяда иң кадерле кеше» дип аталган матур кичә үтте.
-
Мәдәният йортларын ремонтлауны сорадылар
Тукайлыларны шәхси сораулар буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итте.
-
Әниебез – безнең терәгебез
Конкурска нәтиҗә ясаган көнне генә редакциягә Иске Җирекле авылында яшәүче Гөлгенә Исрафилованың балаларыннан хат керде. Алар, әлбәттә, бәйгедә катнашырга соңга калдылар. Шулай да язманы укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.
-
Яңа елга әзерләнәбез
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Яңа елга әзерлек мәсьәләсе каралды. Авыл җирлекләре арасында бәйрәм чараларын үткәрү һәм территорияне Яңа елга бизәү буенча конкурс игълан ителәчәк.
-
Авыл җирлекләрен – «энә күзеннән»
Районда авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү стандартлары булдырыла. Алар авыл халкы яшәешенең күрсәткече дә булып тора. Әлеге стандартлардан чыгып, авыл җирлекләренең рейтингы да төзеләчәк. Бәяләү критерийларына килгәндә, алар түбәндәгечә: документларның тәртиптә булуы, үзара салым хисабына башкарылган эшләр, юллар, зиратлар, социаль-мәдәни объектлар торышы, салым түләнеше, халыкның эш белән тәэмин ителеше. Игътибар үзәгендә – шәхси ярдәмчел хуҗалыклар перспективасы. Бәяләү системасын кертү буенча беренче семинар Иштирәк авыл җирлегендә узды.
-
Җиңүчеләрне бүләкләдек
«Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип аталган бәйгебез тәмамланды. Конкурс шартлары буенча, үз әнисе турында язманы һәм фотоны редакциягә теләгән һәркем җибәрә ала иде.
-
Декабрь аена намаз вакытлары
Декабрь аена намаз вакытлары
-
Европага – тәҗрибә уртаклашырга
Район җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган төркем якын көннәрдә эш сәфәре белән Венгриягә барырга җыена.
-
Авылга мулла кайтмаса, шайтан кайта
Бүгенге көндә авыл имамына, тамагын туйдырыр өчен, ике эшне алып барырга туры килә.
-
Ник ирегезне табибка алып бармыйсыз?
Ирләребезне яман шештән саклау өчен симертмәскә, нәрсә ашауларына, спорт белән шөгыльләнүләренә игътибар итәргә кирәк, ди табиб.