Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртү тәҗрибәләре юк, шулай да тизлекне арттырудан курыкмаганнар

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә район территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең барысында да тәҗрибәләре булмаган яшь йөртүчеләр гаепле.

25 ноябрьдә 16.30 сәгатьтә Яр Чаллы – Сарман трассасында ВАЗ-21093 автомобилен йөртүче 20 яшьлек хатын-кыз, һава шартларын бөтенләй исәпкә алмыйча, тизлекне тиешледән арттыра һәм каршыга килүче Дэу Нексия белән бәрелешә. Әлеге хатын-кызның руль артындагы стажы нибары ярты ел һәм ул шул вакыт эчендә 8 мәртәбә штрафка тартылырга өлгергән. Йөртүче баш җәрәхәтләре, тән яралары ала. Аның 36 яшьлек пассажиры да БСМПга озатыла.
Шул ук көнне кичке сәгать 6 тулгач ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә сигез айлык кыз бала белән 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул көндезге сәгать 12дә Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында юл-транспорт һәлакәтенә юлыгулары турында хәбәр итә. Сәламәтлекләренә зыян килү сәбәпле, табиб ярдәме сорый. Соңрак ачыкланганча, Лада 211440 машинасын йөртүче 18 яшьлек егет, автомобиленең тизлеге югары булу сәбәпле, төп юлдан килүче ВАЗ-211340 машинасына юл бирми. Икенче автомобиль инерция буенча каршы полосага чыга һәм Хундай Солярис белән бәрелешә. Авариядә гаепле дип табылган беренче йөртүченең руль артындагы стажы нибары 1 ел, ә кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкка тартылу очраклары инде 18гә җиткән була. Аның аркасында килеп чыккан һәлакәттә өч автомобиль зыян күрә, ике хатын-кыз (берсе, алда әйтелгәнчә, 8 айлык бала, икесе дә ВАЗ-211340 пассажирлары) тән җәрәхәтләре ала.
26 ноябрьдә Яр Чаллы – Сарман трассасында дүрт ай элек кенә руль артына утырган хатын-кыз һәлакәткә эләгә. Бозлавыкта тизлек режимын сакламавы аркасында ул автомобиле белән юл кырыена чыгып әйләнә. 27 яшьлек әлеге хатын-кыз җәрәхәтләр алып БСМПга җибәрелә.
Район ЮХИДИ бүлеге юлларда кар һәм боз яткан, буран туктап тормаган бүгенге һава шартларында машина йөртүчеләрне аерата сак булырга чакыра. Ә руль артына яңа утырганнарга җиде кат үлчәгәннән соң гына юлга кузгалырга киңәш итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев