Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Җиңүчеләрне бүләкләдек

«Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип аталган бәйгебез тәмамланды. Конкурс шартлары буенча, үз әнисе турында язманы һәм фотоны редакциягә теләгән һәркем җибәрә ала иде. 

Сездән килгән хатларны без сайтта һәм газета битләрендә урнаштырдык. Бүләк уйнатуда катнашу өчен 2019 елның беренче яртысына басмабызга язылырга һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә теркәлергә кирәк иде. 
Нәтиҗәләр ясаганда редакция хезмәткәрләреннән торган комиссия сайтта урнаштырылган язмаларга комментарийларны исәпкә алды. Һәр комментарийга 10 балл бирелде. 
Бәйгегә беренчеләрдән булып Лира Галиуллинадан хат килде. Ул Татарстан поселогында яшәүче әнисе Анна Заляеваны бәйрәм белән котлаган иде. Анна Игнатьевнага район ЗАГС бүлеге үз бүләген – Рәхмәт хатын һәм махсус призын тапшырды. 
Комсомолец поселогыннан Тамара Лобова әнисе Анна Лазарева турында язды. Илзирә Ибраһимова Бикләндә яшәүче әнисе Рәзинә Сәетгәрәеваны котлады. Ә Рәзинә ханым үзе инде якты дөньядан киткән әнисе Сәлимә Вәлиуллинага багышлап, гадәти булмаган хат җибәрде. Шулай ук Калмаштан Эльвира Нәҗипованы да Әниләр көне белән тәбрикләделәр. Язма авторлары барысы да редакция бүләкләренә лаек булды.
Төп приз – яшелчә һәм җиләк-җимешләр киптерү җайланмасы Иске Абдулдан Чулпан Сафинага бирелде. Ул газета аша әнисе Резедә Сафинаны һәм әбисе Бәһиҗә Сафинаны котлаган иде.
Бүләкләр район фермеры Равил Миңнехуҗин ярдәме белән алынды. Иганәчебезгә һәм бәйгедә катнашучыларга зур рәхмәт! 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X