Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм өчен рәхмәт

Әниләр көне кысаларында Борды авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тамашачыларга шундый яхшы эчтәлекле, матур концерт программасы бүләк иттеләр.

Һәр чыгыш күңелләрне тибрәндерде, көчле алкышларга күмелде. Мондый матур кичәләр бездә һәрвакыт үткәрелә. Мәдәният йортыбыз да яңа, шуңа күрә анда килүе дә күңелле. Мәдәният учагыбыз гөрләп эшләп тора. Алга таба да шулай булсын дигән теләктә калып, тамашачылар катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты, дип хәбәр итәләр безгә Борды авылында яшәүчеләр.

Фото Валентина Маслова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев