Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Әниебез – безнең терәгебез

Конкурска нәтиҗә ясаган көнне генә редакциягә Иске Җирекле авылында яшәүче Гөлгенә Исрафилованың балаларыннан хат керде. Алар, әлбәттә, бәйгедә катнашырга соңга калдылар. Шулай да язманы укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

Әниебезнең тормыш юлы бик гади. Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына, терлекчелеккә багышлаган. Башта туган ягында – Зәй районында баш зоотехник, аннан соң 25 ел Яр Чаллы кошчылык фабрикасында эшләгән. Хуҗалыкта да әти белән бик күп терлекләр, кош-кортлар тоттылар. 
Инде менә әтиебез гүр иясе булып, ялгыз яшәгәненә дә җиде ел. Бер-бер артлы күп авырлыкларны кичерде әниебез: башта әти чирләде, аннан әбине карады, соңгы вакытта үзе дә авырды. Ләкин әниебез көчле рухлы булып кала алды. 
Әниебез бөтен күңеле белән тормышка гашыйк. Табигатьне, урман-болыннарны, икмәк басуларын ярата. Ул авыл кешеләре турында шигырьләр дә яза. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны авылның фольклор коллективлары үз репертуарларында куллана. Клубта бер генә кичә дә аның катнашыннан башка узмый. Быел оныгы Зөлфия туган телгә багышланган халыкара бәйгедә, аның шигырен сөйләп, беренче дәрәҗә диплом алды. 
Әниебез һәрвакыт: «Мин балаларым, киленнәрем, кияүләрем, оныкларым белән бәхетле», – дияргә ярата. Ә без исә яныбызда әниебезнең исәнлеген күреп, ана назын тоеп яшәвебез белән бик бәхетле. Кадерлебез, син әле безгә бик кирәк, синең исән-сау яшәвең безгә гаилә тормышы алып баруда, балалар тәрбияләүдә ныклы терәк. 

Сине яратып, улың, киленең, кызың, киявең һәм оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев