Европага – тәҗрибә уртаклашырга
Район җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган төркем якын көннәрдә эш сәфәре белән Венгриягә барырга җыена.
Бүгенге көндә тукайлылар һәм венгрлар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре ныгый бара. Күптән түгел «Ирек» җитештерү кооперативы алардан тәүлегенә 40 литр сөт бирергә сәләтле савым сыерлар сатып алган иде. Терлекчелек – район авыл хуҗалыгы үсешендә өстенлекле юнәлеш. Шулай икән, без эшчәнлегебездә иң алдынгы технологияләрне кулланырга тиеш, дип саный район башлыгы Фаил Камаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев