Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә – Әниләр бәйрәме 

Кнәз мәдәният йортында «Әни – дөньяда иң кадерле кеше» дип аталган матур кичә үтте.

Мәдәният йортының тамаша залы ул көнне туп-тулы иде – әниләрен тәбрикләргә кемнәр генә килмәгән. Әлбәттә, сәхнә түрендә ул көнне иң күбе балалар булды – бакчага йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да әниләренә һәм әбиләренә берсеннән-берсе җылы теләкләрен җиткерделәр. Чараны алып бару да укучыларның үзенә йөкләнгән иде. Кичәне Яна Гыйләҗева, Данил Әлмөхәммәтов һәм Григорий Цыганков бик матур итеп оештырдылар. Сәхнәдә «Умырзая» хореография коллективы, «Энҗе – Жемчужинки» бию студиясе, «Русский звон» фольклор ансамбле, «Славица», «Пересвет» вокал төркемнәре, аерым солистлар чыгыш ясады. Яшь артист Дамир Әбсәләмов сәхнәдән матур итеп шигырь сөйләде. Һәр чыгыш тамашачыларның көчле кул чабуларына күмелде.
Безнең мәдәният йортында Әниләр көне һәр ел саен шулай матур, җылы итеп уздырыла. Балаларның сәхнәгә менеп әниләренә чәчәкләр бүләк итүе аеруча күңелләрне кузгаткыч мизгел булды. Чөнки һәрберебез өчен әни иң кадерле кеше бит. Үзебез әти-әни, әби-бабай булсак та, алар безгә бик кирәк. 

Тамара Тузеева,
Кнәз мәдәният йорты директоры.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев