Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнием-алтыным, минем иң якыным

Калмиядә «Киңәш»ветераннар клубы белән берлектә Әниләр көне уңаеннан «Әнием-алтыным, минем иң якыным» исемле бик мавыктыргыч кичә үтте.

Чакырылган кунаклар үзләре белән тәмле күчтәнәчләр генә түгел, матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр дә алып килгәннәр иде.
Кичә барышында иң беренче итеп сүз биш бала тәрбияләп үстергән, гомер буе укучыларга татар теле дәресләре укыткан ветеран укытучыбыз Зөләйха апа Закировага бирелде.
– Бу доньяда илһамланып, булганына шөкер итеп, иртәгенең яхшырак булуына өметләнеп яшибез икән, димәк, күңелләрдә яшәү уты яна әле. Әнә шул ут янәшәдәгеләрнең дә йөрәкләрен җылыта, барыр юлларын яктырта, килер көннәрне нурландыра, – дип чыгышын күтәренке рухта башлады ул.
Кичәне өч кыз үстергән, гомер буе китапханәдә эшләгән, «Киңәш» клубы җитәкчесе Гөлбостан апа Кәшбелова дәвам итте.
Ул әниләрне хөрмәтләү, аларны һәрвакыт кайгыртып тору кирәклеге хакында сөйләде. Әниләрнең исән чагында кадерләрен белергә, аларны хөрмәт итеп яшәргә кирәк, дип ассызыклады ул.
Әниләрне бәйрәм белән тәбрикләр өчен әтиләр дә килгән иде. Аларның һәрберсе матур теләкләрен җиткерделәр. Рафис абый Әхмәтнуров әниләргә багышлап җыр башкарды.
Әниләр турында сөйләгәндә иң беренче булып күз алдына туып-үскән йорт, чирәмле ишегалды килә. Туган йорт һәм әнкәй – берни белән дә тиңли алмаслык газиз һәм кадерле төшенчә. Өч бала тәрбияләп үстергән Нәҗибә апа Сәхипгәрәева үз чыгышы белән әлеге сүзләрнең мәгънәсен тагын да тирәнәйтте.
Китапханәдә әниләр өчен китап күргәзмәсе дә оештырылган, зур итеп «Ана хакы – тәңре хакы» дип язып куелган иде.
– Әнкәй сүзеннән дә матур, илаһи сүз юк. Мин үземнең әни булуым белән чиксез горурланам. Бу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый. Аның өстенә, яшь барган саен әниләребезне сагыну хисе дә артканнан-арта бара. Алар пешергән коймак исе борыннарны кытыклый төсле тоела. Мин әле шулай ук оныкларымның яраткан әбисе дә. Аларның шатлыкларына куанып яшәү – үзе бер бәхет, – диде Гөлүсә Әхмәтшина.
Бәйрәмнең беренче өлеше түгәрәк чәй өстәле янында үтте. Күмәк җырлар җырлап, табышмак-мәкальләр әйтешеп, тәмләп чәй эчтеләр кунаклар. Соңыннан әниләребез белән вальс биедек, уеннар уйнадык. Әниләребез бәйрәм киченнән күңелләренә ял алып, яхшы кәеф белән, бик зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Әниләребезнең шат һәм канәгать йөзләрен күрү миңа илаһи көч бирде. 

Энҗе Галиәхмәтова,
китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев