Сәүдә культурасына өйрәник
Җил, буран. «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыктан тирә-юньгә дәртле җырлар ишетелә. Биредә – чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
Ярминкә мәйданына үтү белән, борынга учак исе килеп бәрелә. Мәйдан түрендә үзешчән артистлар әйлән-бәйлән уйнап җырлый. Аларга ярминкәгә килүчеләр дә кушыла. Кемдер иртән иртүк сумкаларын тутырып кайтып бара, кемдер килә генә.
Сәүдә рәтләре буйлап Тукай районы башлыгы Фаил Камаев йөреп чыкты. Иң элек ит сатучылар янына тукталды.
«Борһанов» крестьян-фермер хуҗалыгы ярминкәгә, бер үгез һәм ике ат суеп алып килгән. Төшкә берсен сатып бетердек, диләр.
– 20 елдан артык ярминкәдә сату итәм. ЗЯБ бистәсеннән монда күченгәч, сәүдә бик кыен барды. Ә быелгы ярминкәгә күз тимәсен! Халык ияләште, даими сатып алучылар бар. Хәзер атна саен чыгабыз, 7 центнердан да ким ит саткан юк. Быел каз белән шөгыльләнмим. Табышы юк. 15 тәүлеклек каз бәбкәсе 200 сум тора, ә каз түшкәсенең килограммы 350 сум гына. Әле аны туйдырыр өчен күпме ашлыгы кирәк, – дип сөйли Илдус Борһанов.
«Борһанов» крестьян-фермер хуҗалыгы өстәлендәге итнең киселешен, товарның күренешен район башлыгы уңай бәяләде. Товарның тышкы кыяфәте дә мөһим.
Теләнче Тамак авылыннан килгән «Насыйбуллина» крестьян-фермер хужалыгы хәләл кош ите тәкъдим итә. Сатуда 10 сумга каз канаты да бар. Бүген ун үрдәк сатканнар. Район башлыгы аларны шәһәркүләм каз ярминкәсенә дә чакырды.
Түбән Суыксу авыл җирлеге үз мәйданчыгында мич урнаштырган, чуен чүлмәк аскан. Ярминкәгә килгән халыкны сарык итеннән пешерелгән пылау белән сыйлыйлар. Сарыкны шушы җирлектә яшәүче Ләйсән Исмаилова биргән. Ул күпләп сарык тота. Тозлы яшелчәләр банкаларының тышына җирлекнең эмблемасын ябыштырганнар. Сатуда куян түшкәсе дә бар, килограммы 350 сумнан. Куян үрчетү белән бу җирлектә «Хәйруллина» крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә.
«Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгы форель балыгы тәкъдим итә. Балыклар тере, берсе-берсе 3 килограммга якын, килограммын 400 сумнан саталар. Виталий Касакин сүзләренчә, балыкны Җәйләү авылында үрчетәләр, форель иртәнге якта гына тотылган.
Борды авылы җирлеге өстәле дә мул. Теләгән кеше сөт, җимеш, бал, сөт өсте, кайнар чәй, табадан яңа төшкән коймак белән сыйлана.
«Р-Агро» хуҗалыгы хезмәтчәннәре ярминкәгә атна саен чыга. Бу юлы да алар 40 сумнан алма, 10 сумнан чөгендер, кишер, 15 сумнан кәбестә алып килгән.
Гүзәлия Касакина чиста бал һәм прополис сеңдерелгән дәвалы җәймәләр белән сәүдә итә. Бал сату ансат түгел, ди ул.
– Читтән кертелгән сыйфатсыз балга алдана кешеләр. Чын бал чәчәк, карабодай һәм юкәдән генә җыела. Чиста продукт тәкъдим иткән кешене халык истә калдыра, яңадан да килеп сорыйлар.
Ярминкәдә сәүдә итүчеләргә таләпләр катгый. Һәрберсенең үз палаткасы, клеенка яки эскәтер белән капланган өстәле, сатучы турында белешмә – алтакта булырга тиеш. Сатучыларның үзләренә килгәндә, аларның тышкы кыяфәтләре дә чиста-пөхтә. Өсләрендә алъяпкыч, кулларында жиңсәләр белән перчатка.
– Безнең бурыч – ярминкәдә сату культурасы булдыру. Продукцияне үстерү бер эш. Аны чистартып, үлчәп төргәккә төреп, тиешле кыяфәткә китереп сатарга кирәк. Шул чагында товарыгыз да күпләп китәр, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Декабрь урталарында Чаллы үзәгендә Тукай районы хуҗалыклары аерым зур ярминкә уздырачак. Анда районда җитештерелгән барлык төр сый-нигъмәтләр тәкъдим ителәчәк. Ә моңа кадәр кышка запас туплаган кешеләргә бирегә концерт карарга, күңел ачарга килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев