29 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Ир-аттан кабул итәргә ярамаган тугыз бүләк
Түбәндә саналган әйберләрне бүләк итәргә ярамый, башкалардан да аларны бүләккә алмавың хәерлерәк.
-
Спорт белән шөгыльләнер алдыннан баланы кардиологка күрсәтергә кирәк
Динара Садыйкова әйтүенчә, спорт секциясендә шөгыльләнер алдыннан педиатрдан белешмә алу гына җитми.
-
Кайсыгызның кулы җылы?..
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Ул Берләшкән Милләтләр оешмасы тәкъдиме белән 1992 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне физик яктан көчсез кешеләр өчен төрле чаралар уза. Тукай районында ул инвалидлар декадасы итеп уздырыла. Дәүләт тарафыннан гарантияле социаль ярдәм күрсәтелсә дә, бу авыр хәлдә калган кешеләрнең ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә җитми. Алар турында бөтен җәмәгатьчелек белән кайгыртырга кирәк. Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле 2921 кеше яши. Кызганыч, аларның 160ы – балалар. Килеп туган вәзгыятьне искә алып, районда инвалидлар өчен ярдәм фонды төзү идеясе бар. Оешма, предприятие коллективларына бер көнлек эш хакларын әлеге фондка күчерергә тәкъдим ителә. 12 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда хәйрия марафоны үтәчәк. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге кешелеклелек акциясендә катнашырга чакырды. Без укучыларыбызның бу акциягә карата фикерләре белән кызыксындык.
-
Авыруга карамастан, эшлисе килә
– Мин көн саен шушында инде. 2010 елда инфаркт кичердем, авырдым. Эштән туктап торырга да туры килде. Әмма мин бит авыл баласы, өйдә утырырга бер дә күнекмәгән, шунда аз-маз техника ремонтлап йөрдем, ә күңелем барыбер тракторга, басуга эшкә тартты... Шулай итеп, 2017 елдан мин менә бу «Алтай» тракторында эшли башладым, – дип үзе белән таныштырды «Р-Агро» хуҗалыгында төягеч тракторда эшләүче Миргазиян Хәмбалов.
-
Сәүдә культурасына өйрәник
Җил, буран. «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыктан тирә-юньгә дәртле җырлар ишетелә. Биредә – чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
-
Президент Чыршысы
Районның 20 укучысы – уку алдынгылары, олимпиада призерлары, спортчылар, җәмәгать тормышында актив катнашучы балалар 25 декабрьдә Казанга барачак.
-
Владимир Путин аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.
-
Электр белән тәэмин итү
2019 елда районның сигез авылында – Иске Җирекледә, Кече Шилнәдә, Күзкәйдә, Яңа Мусабайда, Сәеттә, Мерәстә, Югары Байларда һәм Шилнәбашта югары вольтлы линияләр төзекләндереләчәк.
-
Кунакка ешрак йөрегез
Табиблар “кышкы депрессия” турында кисәтә.
-
Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле икәнен ачыклаган
“Альцгеймер авыруы белән чирләргә теләмәгән кешегә канындагы холестерин күләмен тикшереп торырга кирәк”, диде кардиология белгече.
-
Бабайлар әйткән :” Бу көнне җылытырга да, суытырга да мөмкин”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ