Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле икәнен ачыклаган

“Альцгеймер авыруы белән чирләргә теләмәгән кешегә канындагы холестерин күләмен тикшереп торырга кирәк”, диде кардиология белгече.

Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле дигән фикергә килгән. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы, ТР фәннәр академиясе академигы Альберт Галявич хәбәр итте.

“Күптән түгел, фәнни публикация вакытында, атеросклероз белән Альцгеймер авыруының бәйләнештә булуы ачыкланды. Әгәр дә кеше Альцгеймер авыруы белән чирләргә теләми икән, аңа канындагы холестерин күләмен тикшереп торырга кирәк”, - диде Альберт Галявич.

  • Атеросклероз – кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела һәм, тамырларда төерләр барлыкка килеп, алар кан агышын тоткарлый. Әлеге авыру нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин.
  • Альцгеймер авыруы (альцгеймер төрендәге сениль деменция) – деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив авыру. Бу авырудан кешенең хәтере саега, интеллекты кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев