Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунакка ешрак йөрегез

Табиблар “кышкы депрессия” турында кисәтә.

Бу арада күңелегез төшен­ке, авыр физик эш башкармасагыз да, үзегезне бик нык арыган кебек хис итә­сезме? Моның сәбәбе бар. Табиблар “кышкы депрессия” турында кисәткән. Ә кәефне күтәрү өчен, мунча керергә кушканнар. Елның иң кыска көне якын­лаша, дип искәртә Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Виль­фанд.

Бүген көн озынлыгы сигез сәгать чамасы тәш­кил итсә, 22 декабрьдә ул нибары җиде сәгатькә генә калачак. Елның иң озын төне аз да түгел, күп тә түгел 17 сәгать дәвам итәчәк. “Көн кыскарган саен, кешедә “бәхет гормоны”, ягъни серотонин азрак бүленеп чыга. Төшенке кәеф­тән менә шулай кышкы деп­рессиягә кереп киткәнеңне сизми дә калырга мөмкинсең”, – ди илнең Сәла­мәтлек саклау министрлыгы вәкиле Нана Погосова. Бу – һава темпера­турасы­ның үзгә­рүе, тирә-юньдә кышкы йокыга талу билгеләренә дә бәйле. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм ба­лаларның сәламәт­леге­нә ныграк игътибар бирергә киңәш иткәннәр. Мәсәлән, кыш­кы деп­рессия чорында бала-ча­га гаджетларга тагын да ешрак үрелә башлый икән. Шул рәвешле, үзләре дә сиз­мәстән, кәефләрен күтәрергә тели­ләр, ди.

Сезонлы “чир”гә каршы көрәштә мунча керүдән дә яхшысы юк, дип киңәш итә та­биб­лар. Хәер, мунчаның сә­ла­мәт­лекне ныгытуы беркемгә дә сер түгел. Кыш көне ул аеруча да файдалы икән. Көн саен мунча ягарга утын, аннан бигрәк, мунча үзе булмаса, кунакка йөрегез. “Үз-үзең белән килешеп, үзеңнән канәгать булып, күңел тынычлыгы бе­лән яшәү, якыннарың белән дус­танә, тигез мөнәсәбәтләр сак­лау – күңел төшенкелеген­нән котылуның иң яхшы чарасы”, – дигән табиб Мария Брю­хушина. Депрессия ди­гән­нәре берүк сезонлы гына булсын. Җылырак киенергә дә онытмагыз. Синоптиклар фа­разы­на ышансаң, бүгеннән суытачак. Көндез – 13 градус, төнлә исә 19 градуска кадәр салкын вәгъдә иткән­нәр. Ялларда көннәр аязачак, ди. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев