Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсыгызның кулы җылы?..

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Ул Берләшкән Милләтләр оешмасы тәкъдиме белән 1992 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне физик яктан көчсез кешеләр өчен төрле чаралар уза. Тукай районында ул инвалидлар декадасы итеп уздырыла. Дәүләт тарафыннан гарантияле социаль ярдәм күрсәтелсә дә, бу авыр хәлдә калган кешеләрнең ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә җитми. Алар турында бөтен җәмәгатьчелек белән кайгыртырга кирәк. Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле 2921 кеше яши. Кызганыч, аларның 160ы – балалар. Килеп туган вәзгыятьне искә алып, районда инвалидлар өчен ярдәм фонды төзү идеясе бар. Оешма, предприятие коллективларына бер көнлек эш хакларын әлеге фондка күчерергә тәкъдим ителә. 12 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда хәйрия марафоны үтәчәк. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге кешелеклелек акциясендә катнашырга чакырды. Без укучыларыбызның бу акциягә карата фикерләре белән кызыксындык. 

Эльвира Мостафина, 
район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы: 

– Җәмгыятебезнең үсеше, алга китеше мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, авыруларга булган мөнәсәбәт белән билгеләнә. Авырган, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү – ул изге эш, hәркемнең бурычы дип саныйм. Аларга игелек кылсак, бик саваплы булыр.

Әлфия Могыйнова, 
физик мөмкинлекләре чикле булган бала үстергән ана, Калмаш авылыннан: 

– Кызым Ләйсән тумыштан гарип. Ике аягы да йөрми, инвалид коляскасында. 9 сыйныфны тәмамлады, өйдә белем алды. Баланы үстергәндә дәвалау, массаж өчен күп акча китә иде. Барысы да кыйммәт тә бит. Шөкер, кызыма хәзер 37 яшь, газета-журналлар укый, аралашырга ярата, тулы канлы тормыш белән яши. Районда мондый фонд оешса, бик яхшы булыр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләренең җәмгыятьтә кирәклеген сизеп яшәрләр иде.

Рәзинә Сәетгәрәева, 
шагыйрә:

– Районда мондый фонд оештырылуга мин уңай карыйм. Әмма hәрбер яңалык авыр кереп китә шул. Киләчәктә бу фонд үзенең иганәчеләрен, алтын йөрәкле, җылы куллы кешеләрен табып, районыбыздагы мохтаҗларга чын мәгънәсендә ярдәм итә торган фонд булыр дип өметләнәм. Безнең халык элек-электән авыр чакта кеше белән ярты икмәген бүлешкән. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә дә битараф калмабыз. Дүрт саны төгәл булган, эшләп торган кешеләр ничек тә бу фондка үзләреннән ярдәм күрсәтерләр. Чынлап та, сәламәтлекләре чикле кешеләргә бер яктан хөкүмәт ярдәм итсә, икенче яклап халык кул сузса, алар да тулы канлы тормыш белән яшәрләр. 

Галимҗан Зарипов, 
район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе: 

– Оешмабыз районның ветераннары hәм инвалидлары белән тыгыз эшли. Араларында ел дәвамында реабилитация җиһазлары кирәк иде дип мөрәҗәгать итүчеләре дә бар. Шулай ук район яшәешен белеп тору максатыннан «Якты юл» газетасына да яздыртырга ярдәм итүне сорыйлар. Урын өстендә ятучылар янына өйләренә барыштырабыз. Анда да буш кул белән кереп булмый: күчтәнәчен, бүләген алырга туры килә. Оешмабыз булдыра алганча инвалидларга булыша-булышуын, күңелләрен күрергә тырыша. Инвалидларга ярдәм фонды оештырылса, мөмкинлекләр күбрәк булыр иде.

Ленар Хәйбуллин, 
район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

– Дөрес фикер. Дөнья хәлен белеп булмый: бүген без сау-сәламәт, ә иртәгә авырып китәргә, урын өстенә калырга мөмкинбез. Шуны аңлап, инвалидларга хәлдән килгәнчә булышырга, ярдәм итәргә, битараф булмаска кирәк. Фонд оеша икән, hичшиксез, мөмкин булганча булышырбыз.

Флүр Ихсанов, 
Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы: 

– Районда мондый фонд оештыру бик кирәк дип уйлыйм. Әйе, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә хөкүмәт ягыннан ярдәм итү каралган. Әмма бу гына аз. Кирәк-яраклар күп чыгымнар таләп итә. Андый вакытта hәр тиен санаулы. Шуңа күрә хәлебездән килгәнчә аларга ярдәм итсәк, файдасы тисә, бу игелекле эш булыр иде дип фикерлим мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев