Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бер уч җир дә әрәм булмасын

«Гигант» хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләренә тагын бер кат шул турыда искәрттеләр. 

«Гигант» районда ташландык җирләрне эшкәртеп кулланышка кертү сәясәтен актив рәвештә алып баручыларның берсе. Әйтик, Ильбухтино авылында һәм Кече Шилнә поселогында быел гына да 800 гектар җир эшкәртелгән. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов моңа кадәр биредә билдән чүп үләне үсә иде, дип искә ала. Яңа сөрелгән җирнең яртысына көзге культуралар чәчкәннәр. 1 гектарга 1 центнер исәбеннән чәчүлек мәйданнарына ашлама керткәннәр. Язга чыккач, басуның һәрбер гектарына 1,5 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертергә планлаштыралар. Бүген көзге культуралар тишелеп, басу яшел келәм булып утыра. Район башлыгы Фаил Камаев монда һичшиксез икмәк булачак, дип югары бәя бирде. 
Ташландык җирләрне кулланышка кертү буенча тагын Иштирәк, Бакчасарай, Таулык авылларында актив эш алып барыла. Бүгенгә район буенча якынча 5 мең гектар ташландык җир кулланышка кертелде. 
«Гигант» хуҗалыгы орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның берсе. Шуңа күрә аларның орлык саклау складларындагы шартларны һәм орлыкларның сыйфатын үрнәк итеп куярлык. Һәрбер культура өчен аерым бер склад каралган. Хуҗалык орлык белән җитәрлек тәэмин ителгән, сатуга да әзер. Бүгенгә складларда якынча 1 мең 200 тонна калибрланган һәм чәчергә әзер орлык саклана. Складлар ышык, чиста. Якын елларда гына склад капиталь ремонтланган, өч склад төзелгән. 
Техника паркында бүген кышкы саклауга җиде бөртек суктыручы һәм ике егучы комбайн, барлык тыгылма агрегатлар, чәчкечләр, хуҗалыкта булган 46 тракторның бер өлеше куелган. Техника паркы ел саен яңарып тора. Әйтик, агымдагы елда 14 миллион сумлык техника алынган, шул исәптән бер Акрос комбайны, МТЗ тракторы, бер мобиль культиватор һәм катоклау агрегаты. 
Хуҗалыкта 2171 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 660шы савым сыер. Күптән түгел хуҗалыкта 300 баш яшь терлекне салкын ысул белән үстерү өчен яңа торак сафка басты. Терлекнең астына салам түшәлгән, ашату рационына килгәндә, ул кышкы чорга каралган ашату буенча башкарыла, махсус улакларда даими җылытып торылган су бар. Яшь терлек урамга да чыгып йөри. Мал чылбыр белән бәйләнми, тораклар исә артык җылытылмый. Төп таләп: җил булмасын һәм түбәдән су таммасын. Бу таләпләр тулысынча үтәлгән.
Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов сүзләренә караганда, алга таба тагын бер бозаулату залы төзергә ниятлиләр һәм 400-500 башка исәпләнгән комплекс төзү планнары бар. Мондый эшлеклелек халыкның социаль-икътисадый хәлен яхшыртуның төп шарты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев