Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Эш башлаучы кооперативларга дәүләт ярдәм итәчәк

Тукай районы хакимиятендә авыл эшмәкәрлеген үстерү темасына ачыктан-ачык сөйләшү узды. «Алгарышлы» сессиядә республиканың 14 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, сәүдә итү, җәмәгать туклануы өлкәсе, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнашты. Суз республикада куллану кооперативлары оештыруның мөмкинлекләре турында барды. 

Куллану кооперативлары беренче чиратта шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары үзләре җитештергән продукцияне унышлы сата алсын өчен кирәк. Алар буген күпләп табыш алуга этәргеч, шул рәвешле ил икътисады үсешенэ дә унай йогынты ясаучы юнәлеш.
Конференциядэ ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы «Кооперацияне үстерү» үзәге әйдәп баручы белгече Илнур Хәбибуллин кооперативларга дәүләт ярдәменэ тукталды.
– Республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча ярдәм программасы эшли, аларга 5 млн сумнан алып дәүләт гранты каралган. Бу акчаны төзү, төзекләндурү эшләренә, техника һәм кирәкле җиһазлар сатып алуга тотарга була. Гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Республиканың «Эшлекле ярдәм күрсәтү» офисы житәкчесе Ренат Мамаев авыл хуҗалыгында кулланучылар кооперативларын төзүдә һәм үстерүдә мәгълүмати-консультация ярдәмен күрсәтү, кооперативлар оештыру нигезләре, РФ субъектларында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү программаларын эшләве буенча тәжрибәләр белэн уртаклашты. Авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру бугенге кондэ файдалырак булуын ассызыклады.
Бүгенге чарада Тукай районы эшмәкәрләре дә катнашты. Теманы алар яхшы белә һәм аның хөкүмәт дәрәҗәсендә кузгатылуын уңай бәялиләр. 
Минталип Миңнеханов – «Единство» куллану кооперативы җитәкчесе. Аның кооперативы 35 миллион сум грант откан. Тукай районында ул әлегә бердәнбер. Аның сүзләренчә, бүген кооператив 15 субъектны берләштерә. Шуның иң эреләре – «Дәүләтов», «Якташлар», «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыклары. Алар, нигездә, бәрәңге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Кооперативта шәхси-ярдәмче хуҗалыклар да бар. 
Бүгенге көндә кооператив дәүләткүләм грантларда катнашып алган акчага үзенең бердәм производство базасын төзү белән мәшгуль. Ул заманча техникага корылачак. Кирәкле җиһазларны Польша, Смоленск өлкәсеннән кайтаралар. Төзү эшләре тәмамлангач, биредә яшелчәләрне кабул итү, сортларга аеру, юу, киптерү, үлчәп төрү мөмкинлеге туачак. Болар узлэре ук җитештерелгэн товарларны зур базарларга чыгару момкинлеген ача.
 Хужалыгында елына миллионга якын кош үстерүче һәм аны бөтен Россия күләмендә сатуны оештырган «Ханов» гаилә фермасы да агымдагы елда куллану кооперативы ачарга исәпли. Кооперативның үзендә терлек өчен катнаш азык заводы төзү идеясы да бар. Бүгенге конференциядән Айгөл Ханова үз эшмәкәрлекләрен үстерү буенча файдалы мәгълүматлар алды. Аның фикеренчә, дәүләт ярдәм иткәндә, үзалдыңа югарырак максатлар да куеп була.

Эшмәкәрләр катнашында мондый сөйләшүләр, Тукай районыннан кала, Казан шәһәре, Тәтеш, Аксубай районнырында да узды. Аның нәтиҗәсе буларак 26 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр дүрт урында: Лаеш, Спас, Кайбыч, Сарман районнарында республикакүләм семинар-киңәшмәләр узачак. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар санын саклап калу буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Тукай районы делегацисе 6 декабрь көнне Сарман районына чакырулы.

Фото: Ринат Галимханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев