Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда беренче тапкыр көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары оештырылды

Шушы көннәрдә «Балкыш» лагере базасында көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары узды. Әйтергә кирәк, әлеге спорт төре буенча мондый җыеннар районда беренче тапкыр уздырыла. Чарада районның төрле авыл җирлекләреннән көрәш спортына сәләтле булган 13-15 яшьлек 21 егет катнашты. Алар жиде көн дәвамында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә милли көрәшнең асылына төшенделәр, физик яктан үсеш алып, гыйнвар аенда үтәчәк республика беренчелегенә әзерләнделәр. 

Жыеннарның икенче көнендә без район яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Мөбарәкҗанов белән Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» лагерена барып, егетләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен үз күзләребез белән күреп кайттык. 
Укыту-тренировка җыеннарына очраклы эләккән егетләр юк. Әлеге 21 үсмер үзләренең яшьләрендә инде күп тапкырлар чемпион булган, район данын яклап республика призларын алып, олы өметләр багланган егетләр икән.
Биредә, калган лагерьлардагы сыман, күңел ачу, ял итү программалары юк. Җыенның сәясәте дөрес туклануга, тиешле физик күнегүләр ясауга, тәнне ял иттерүгә юнәлтелгән. Егетләр көн дәвамында биш тапкыр махсус рацион буенча ашыйлар, калган вакытта залда яки саф һавада күнекмәләр ясыйлар, теоретик дәресләр, видеоязмалар карыйлар. Әйтеп үтәргә кирәк, спорт тәрбиясендә әһәмиятле урынны төнге йокы алып тора, егетләр әйбәт итеп йокларга, тәннәрен дә ял иттерергә тиешләр. 
Егетләргә грек-рим, ирекле көрәш буенча дәресләрне районның билгеле тренерлары, спорт осталары Виктор Булатов, Булат Мөбарәкҗанов, Марат Мөхәммәдиев, Рафаэль Гыйззәтуллин, Тәнзил Хәмәдиев, Артур Җиһаншин бирәләр.
Ришат Мөбарәкҗанов сүзләренчә, мондый төрдәге укыту-тренировка җыеннарын уздыру өчен «Балкыш» лагере менә дигән база. Чөнки лагерь үзе шәһәрдән еракта, табигать кочагында урнашкан. Лагерь янәшәсендә сулыклар, басулар да бар. Биредә тулысынча тәнне һәм аңны спортка гына багышларга була, егетләрне читкә юнәлтүче факторлар юк. 
Әлеге төр җыеннарны алга таба да үткәрергә, район егетләре белән генә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен бүтән район спортчыларын да чакырырга планлаштыра яшүсмерләр мәктәбе директоры. Җәйге айларда исә «Балкыш» лагере базасында шулай ук ике спорт сменасы үткәрү ниятләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев