Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Гигант» хуҗалыгы тәҗрибә уртаклаша

«Гигант» хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды. 

Биредә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре – терлекне кышлату, техниканы кышкы саклау буенча хуҗалык тәҗрибәсен өйрәнделәр. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. Семинар барышында Ильбухтино авылы, Кече Шилнә поселогында моңарчы ташландык булып торган, хәзерге вакытта «Гигант» хуҗалыгы тарафыннан эшкәртелгән җирләр, хуҗалыкның көзге бодай басулары, орлык саклану складлары, техника паркы һәм маллар торагы каралды. Бүгенге көндә хуҗалыктагы эш торышы башкаларга үрнәк итеп куела. «Гигант» хуҗалыгының уңыш серләре нәрсәдә? Бу турыда тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев