Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаклар авылы халкы: «Олы жирдән аерылган утрауда яшәгән сыман хис итәбез үзебезне»

«Кышка таба юлны актарып, күперне сүтеп аттылар», «дөньялыктан аерылдык», «авыл халкына йөрер юл калмады» дигән зарлану сүзләрен соңгы арада Казаклар авылы халкыннан еш ишетергә туры килә. Моның сәбәбе булып авыл халкы йөри торган юлда һәм күпердә башланган зур ремонт эшләре тора. Ни өчен төзелеш эшләре сөенечтән көенечкә әверелгән? Әлеге сорауга җавап эзләп һәм бу күренешне үз күзләребез белән күрер өчен Казаклар авылына юл тоттык. 

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Казаклар авылының үзендә кибет тә, балалар бакчасы да, мәктәп тә, авыл халкын эш белән тәэмин итүче оешмалар да юк. Авыл балалары өчен бакча һәм урта мәктәп ике чакрым ераклыктагы Теләнче Тамак авылында урнашкан. Шулай ук авыл халкы да Теләнче Тамак авылына эшкә йөри. Казаклар һәм Теләнче Тамак авылы аша Игәнә елгасы ага, шуңа күрә юл күпер аша уза. 
Казаклар авылы халкы Теләнче Тамак авылына эләксен өчен ике арадагы юлда ике махсус күпер төзелгән. Бүгенге көндә ике күпергә дә алып баручы юллар ябылган. 
Үз машинасы булган хәллерәк авыл халкы Теләнче Тамак авылына эләгер өчен күршедәге Таулык авылы аша урап йөри. Әлеге юл 18 километрга тула. Мондый чакта күпме километр һәм ничаклы бензин беткәнен уйлап тору юк, ди авыл халкы, алар бу юл аша йөрергә әзер. Әмма әлеге юлның яртысына асфальт салынган, ә яртысы балчыктан. Яңгыр ява икән, сазга батып калмыйча үтәрлек түгел. Әле шул ремонт эшләренә кирәкле ташларны ташучы йөк машиналары да балчыктан эшләнгән юлны ергычлап бетергәннәр. Мондый чакта юлдан җиңел машина белән үтү мөмкин түгел, биек машина (внедорожник) гына бу юлны гизеп чыга ала.
Теләнче Тамак авылына барыр өчен тагын бер юл – буа аша узу. Биредә буаны һәрбер яз буып, балчыктан күпер ясап куялар. Әлеге юл Игәнә елгасының ар ягындагы көтүдән малны авылга алып кайту өчен төзелә торган булган. Билгеле, биредә юл балчыктан. Җәй айлары булса, менә дигән юл, ә көз көне яңгыр явудан какшаган балчык күпер аша чыгу куркыта. Елга аша узучы юлы да тар, моннан үтәр өчен бик оста шофер булырга кирәк. Әле шушы көннәрдә генә әлеге тар, сазлы, шугалак юл фаҗигагә китерә язган – җиңел машина һәм трактор чак кына суга төшеп китмәгән. Техниканы авыл халкы авыр техника ярдәмендә көч-хәл белән чокырдан чыгарганнар, ярый йөртүчеләре исән калган. Үз машинасы булмаган авыл кешеләре, үз гомерен куркыныч астына куеп, шушы сазлы, тар юлдан, басу аша үтеп, бер яктырткыч фонарь да булмаган җирдән, дөм караңгыда йөрергә мәҗбүр.
– Без барысын да аңлыйбыз, юлны, күперне төзекләндерәләр. Әмма гади авыл халкы өчен урап үтә торган юлны булдыру турында кайгыртмадылар... Олы жирдән аерылган утрауда яшәгән сыман хис итәбез үзебезне. 21нче гасырда муеннан сазга чумып, юлсызлыктан интегеп, теләгән әйбереңне кибеттән дә барып ала алма инде, – дип хафаланды бер ханым.
Сазны ерып булса да, җәяүләп булса да, бүгенгә авыл халкы барыбер юлсызлык белән көрәшә. Шулай да якын арада кар явачак, булган сазлы юллар да юкка чыгарга мөмкин. Авыл халкының тагын бер куркып торган нәрсәсе – янгын чыгу яки кемгә дә булса ашыгыч ярдәм машинасы кирәк булу. Хәвеф-хәтәр чыккан очракта әлеге машиналар авылга керә алмаячаклар, ди авыл халкы.
Район «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгәрәев аңлатканча, әлеге күләмле ремонт эшләре җәй айларында түгел, ә көзгә кергәч башлануның үз сәбәпләре бар. Бу экология министрлыгының юл төзү эшләренә яраклы туфракны карьердан алуны раслау мәсьәләсе шактый вакытны алу белән бәйле булган. Бүгенгә әлеге күләмле эшләрне «АвтоСтрой» оешмасы башкара.
Без Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов белән дә элемтәгә кердек. Рамил Шәрипҗановичның сүзләренчә, Казаклар авылына иске ферма турыннан башлап беренче күпергә кадәр программа буенча асфальт салына. Юлга вак таш җәелгән, шушы көннәрдә исә асфальт салу эше дә башланды. Шулай ук, Казаклар авылы башында яз көне юл өстеннән кар сулары ага торган булган, алга таба моңа юл куймас өчен юл астына торба да куела икән. Күпергә килгәндә, агымдагы ремонт эшләре буенча, биредә күпернең конструкциясе алмашынырга тиеш. Рамил Шәрипҗанович әлеге эшләр тагын бер ай дәвамында барыр дип фаразлый һәм Казаклар авылы халкын бераз гына түзем булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев