фото

Тукай районында үзара салым акчасына нинди эшләр башкарыла?

«Тукай районы капиталь төзелеш хезмәте» белгечләре үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен күрсәтте. Соңгы күчмә тикшерүләр вакытында төшерелгән фотоларда үзара салым акчасы хисабына авылларда башкарылган эшләр һәм тормышка ашырылучы проектлар чагылыш тапкан.

Программа нигезендә, халыктан җыелган һәр сумга Татарстан Республикасы бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Бу исә авылларда мөһим мәсьәләләрне хәл итү һәм яшәү шартларын яхшырту өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

Нет комментариев