Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Кече Шилнә халкы сулы булды

20 октября 2023, 11:26

610

0

0

Тукай районы халкы өчен су мәсьәләсе һәрвакыт четерекле сорауларның берсе иде. Бакча эшләре башланган чорда су җитеп бетмәү, эчә торган суның сыйфаты канәгатьләндерерлек булмау, район халкының гына түгел, җитәкчелекнең дә баш авыртуына әйләнде.

Шулай да, соңгы елларда “Чиста су” программасы ярдәмендә су белән тәэмин ителеш яхшырды. Үткән атна шимбәсендә Кече Шилнә авы лы халкы моны аерым-ачык үзе кү рә алды. Бу көнне биредә су үт кәргечне файдалануга тапшырды лар.

Чарада район башлыгы Фаил Камаев, «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов катнашты.

Магистраль суүткәргечне төзү проекты ике өлешкә бүленде. Аның максаты: сыйфатлы чиста су белән районның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан торак пунктларын һәм микрорайоннарны тәэмин итү.

Әлеге вакытта бу эшләрнең бе ренче этабы тәмамланып, суүткәргечтән чиста су килә башлады. Җәмгысы 13 километр су челтәре сузылып, Кече һәм Олы Шилнә торак пунктларында су мәсьәләсе хәл ителде.

Проектның икенче өлеше буенча тагын 5 километр озынлыктагы су челтәре Кече Шилнәдән Белоус поселогына кадәр сузылыр, дип күздә тотыла.

– Бүгенге көндә эшләр Новотроицкое авыл җирлегендәге Суровка авылы ягында бара. Киләчәктә ул Комсомол поселогын, Шилнәбаш авылын су белән тиешенчә тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, – дип әйтте район башлыгы Фаил Камаев.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев