фото

Гүзәл затларга багышланган концерт?

8 март бәйрәме уңаеннан Тукай районының хатын-кызларын котладылар.

8 март бәйрәме уңаеннан Тукай районының хатын-кызларын котладылар. Бәйрәм “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Гүзәл затларыбызны район башлыгы Фаил Камаев белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Әлеге концерт төрледән-төрле һөнәр ияләрен берләштерде: сөт савучы, укытучы, мәдәният йорты җитәкчесе, хисапчы, медицина хезмәткәрләре һәм башкалар. Бәйрәм кунакларына Татарстанның атказанган артисты, моңлы тавыш иясе Филүс Каһиров үз җырларын бүләк итте.

Нет комментариев