Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев бәйрәм белән котлап, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына рәхмәтен белдерде. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызның исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуларын теләде, аларның гаиләләренә рәхмәтен житкерде.
Тукай муниципаль районы Советы депутаты Равил Миңнехузин бәйрәм белән котлап, солдат боткасы «пылау» әзерләтте. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле үзенең концерт номерларын бүләк итте.
0
0
Нет комментариев