Тукай районында «Тоннель» операциясе узачак
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында «Тоннель» операциясе узачак

9 март көнне Тукай районының Дәүләт автоинспекциясе (Госавтоинспекция) хезмәткәрләре юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәрәчәк.

Әлеге чараның төп максаты — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау. Инспекторлар транспорт белән исерек хәлдә идарә итүче йөртүчеләрне ачыклауга зур игътибар бирәчәк.

Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыру үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомерен куркыныч астына куя. Юлларда игътибарлы һәм җаваплы булыгыз!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев