Тукай районында өч автомобиль катнашында юл һәлакәте булды
Кичә Тукай районында «Яр Чаллы – Кырныш» юлында өч автомобиль катнашында юл һәлакәте була. Бу хакта Тукай районы автоинспекциясе хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Nissan Tucson автомобиле белән идарә итүче 24 яшьлек ир-ат юл шартларын тиешенчә бәяләми. Кырныш авылыннан Калмия авылы юнәлешенә хәрәкәт иткәндә ул тизлек режимын сакламый, юл кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм 26 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Hyundai Elantra машинасы белән бәрелешә.
Анннан соң Nissan автомобиле инерция белән Subaru машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, 49 яшьлек ир-ат идарә иткән Subaru машинасы юл читенә төшеп китә.
Әлеге юл һәлакәтендә Hyundai Elantra машинасы йөртүче һәм пассажир урынында утырган 2 яшьлек бала төрле тән җәрәһәтләре ала, алар ашыгыч ярдәм машинасы белән БСМПга озатыла.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Тукай районы автоинспекциясе машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм һава торышын исәпкә алып тизлекне арттырмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев