Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында исерек килеш руль артына кабат утырган ир-ат суд каршына басачак

Тукай районы прокуратурасы Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булуына карамастан, кабат исерек килеш руль артына утыруда гаепләнә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2023 елның апрелендә ир-ат исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта аңа штраф салынган һәм ул транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Әмма бу җәза ир-атны туктатмаган.

2026 елның 19 июнендә алкогольле эчемлек кулланган хәлдә «ВАЗ-2114» автомобиленә кабат утырган ир-ат Чаллы белән Бурды авылы арасындагы юлда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Ир-ат исереклек дәрәҗәсен ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Җинаять эше Тукай районы судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев