Татарстан юлларында фаҗига: Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында үлем белән тәмамланган ДТПлар булды
Татарстанда узган тәүлек эчендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында булган аварияләрдә ике яшь гомер өзелде.
Якынча мәгълүматлар буенча, Чүпрәле районында Renault автомобиле йөртүчесе, узып китү нияте булмаса да, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Фаҗига нәтиҗәсендә Renault автомобилендәге 19 яшьлек пассажир кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Машина йөртүче үзе төрле тән җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Яшел Үзән районында да Renault автомобиле катнашында үлем белән тәмамланган авария теркәлде. Якынча мәгълүматларга караганда, җиңел автомобиль белән идарә итүче кыз куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл читендә торган КамАЗ машинасына барып бәрелгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә Renault водителе — яшь кыз вакыйга урынында җан биргән.

Хәзерге вакытта әлеге хәлләрнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәте катнашучыларын игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга һәм юл кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев