Татарстан юллардагы аварияләр саны буенча Россия төбәкләре рейтингында 12нче урынны алды. РИА «Новости» мәгълүматларына караганда, 2026 елның беренче яртысында республикада 100 мең транспорт чарасына 64,4 юл-транспорт һәлакәте туры килгән. Әлеге юл һәлакәтләренең барысында да кешеләр зыян күргән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 2,8 процентка азрак.
Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны 100 мең автомобильгә уртача 44,7 кешене тәшкил иткән. Бу санга һәлак булучылар да, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган кешеләр дә керә.
Юл-транспорт һәлакәтләре иң аз теркәлгән төбәкләр арасында Чечня, Мәскәү һәм Брянск өлкәләре бар. Чечняда 1 мең автомобильгә зыян күрүчеләр булган 10,7 авария туры килгән. Мәскәү өлкәсендә бу күрсәткеч 39 булса, Брянск өлкәсендә — 41.
Аварияләр саны иң күп булган төбәкләр — Тыва һәм Калмыкия республикалары, шулай ук Кострома өлкәсе.
Россия буенча 2026 елның гыйнвар-июнь айларында кешеләр зыян күргән 54,3 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны 3 процентка кимегән.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны да азайган. Аерым алганда, 2025 елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 9,7 процентка, ә җәрәхәт алучылар саны 2,9 процентка кимегән.
Чыганак/ РИА Новости
Фото/ Н.Туганов
Нет комментариев