Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафын вакытында түләмәгән 12 кеше кулга алынган

КоАПның 32.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Быел полиция хезмәткәрләре штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата республика буенча 7 меңнән артык административ беркетмә төзегәннәр. Аларның нәтиҗәләре буенча 355 кеше кулга алынган, 2 меңгә якын кеше икеләтә штрафка...

КоАПның 32.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Быел полиция хезмәткәрләре штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата республика буенча 7 меңнән артык административ беркетмә төзегәннәр. Аларның нәтиҗәләре буенча 355 кеше кулга алынган, 2 меңгә якын кеше икеләтә штрафка тартылган, 138 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. Районда исә штрафын вакытында түләмәгән 117 кеше ачыкланган, аларның 12се кулга алынган. Моннан тыш, бурычлыларны транспорт чаралары белән идарә итүдән тыю да каралган. Татарстанда быел 200 кешегә карата шундый җәза кулланылган. Суд приставлары транспорт чарасына арест салу ысулын да куллана. Ул соңрак бурычны каплау өчен алына. 2017 елда Татарстанда шундый юл белән 54 транспорт чарасы алынган.

Район буенча ЮХИДИ бүлеге шуны да искә төшерә, штраф түләүне карар үз көченә кергәннән соң 20 көн эчендә башкарсаң, аның яртысын гына түлисе булачак. Автомат режимда эшләүче махсус техник чараларда теркәлгән кагыйдә бозуларның беркетмә күчермәләрен электрон почтага алуны көйләү иң яхшысы. Бу штраф салынганын вакытында белергә һәм акчаны янга калдырырга ярдәм итә.

Административ штрафлар һәм аларның түләнүе турындагы мәгълүматны ЮХИДИнең рәсми сайтыннан һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан да белергә була.

Бурычны банклар аша түләгәндә, ике-өч көннән югарыда әйтелгән сайтларга кереп, түләүнең үткәнме, юкмы икәнен карарга кирәк. Әгәр штрафлар һаман да күренә икән, банкка барып, мәгълүматның дәүләт түләүләр системасына җибәрелгәнме, юкмы икәнен ачыклау мөһим. Кредит оешмасында проблеманы чишү мөмкин булмаганда гражданин гариза белән ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев