Юл һәлакәтендә 18 яшьлек йөртүче һәм пассажир вафат булган
«Чаллы – Сарман» трассасында Lada Granta белән Toyota Corolla бәрелешкән. Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше вафат булган, тагын дүрт кеше җәрәхәтләр алган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген, якынча 14:30 сәгатьтә «Чаллы – Сарман» автомобиль юлының 31нче чакрымында Lada Granta автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан һәм Toyota Corolla белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Россиядә җитештерелгән автомобильнең 18 яшьлек йөртүчесе һәм 32 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган. Шулай ук Lada Granta автомобилендәге пассажир, Toyota Corolla йөртүчесе һәм балигъ булмаган ике пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен һәлакәт урынына Сарман районы прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Рәхимҗанов чыккан.
Әлеге факт буенча үткәрелә торган процессуаль тикшерүнең барышы район прокуратурасы контроленә алынган.
Фото һәм мәгълүмат ТР Дәүләт автоинспекциясенең рәсми каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев