Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Чүпрәле районында өч автомобиль катнашында үлемгә китергән юл һәлакәте булды

Бүген «Цивильск — Ульяновск» автомобиль юлының 135 нче километрында Lada Kalina, Haval H5 һәм Volvo йөк машинасы бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиленең йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз вакыйга урынында һәлак була.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 2026 елның 20 февралендә, «Цивильск — Ульяновск» автомобиль юлының 135 нче километрында Lada Kalina һәм Haval H5 җиңел автомобильләре, шулай ук Volvo йөк машинасы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Lada Kalina автомобиленең йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз вакыйга урынында ук һәлак булган.

Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен вакыйга урынына Чүпрәле районы прокуроры Ришат Купкенов чыкты. Процессуаль тикшерү башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев