Кичә кич Чаллыда Фоменко проспектында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 10 яшьлек мәктәп укучысы төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Алдан билгеле булганча, 53 яшьлек «Лада Нива» йөртүчесе уңга борылганда көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә баланы үткәреп җибәрмәгән. 10 яшьлек бала самокатта булган. Шаһитлар сүзләренчә, юлны «зебра»дан чыкканда ул самокаттан төшеп, аны җитәкләп барган.
Һәлакәттән соң баланы күпсанлы җәрәхәтләр белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр. Хәзер ул реанимациядә.
Фото-скриншот: © Чаллы Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев