Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Бөгелмә кешесе Лаеш районындагы үлемгә китергән юл һәлакәтендә гаепләнә

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз Лаеш районы территориясендә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте буенча җаваплылыкка тартыла.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, LADA GRANTA автомобиле белән идарә итүче ханым 50 км/сәгать тизлек белән барасы урынга, тизлеген 90 км/сәгатькә кадәр арттырып, каршы як полосага чыккан.

Һәлакәт нәтиҗәсендә,  LADA GRANTA автомобилендәге өлкән яшьтәге пассажир хатын-кыз һәлак була. Каршыга килүче чит ил автомобилендәге пассажир авыр җәрәхәтләр ала. 

Казан шәһәре прокуратурасы гаепләү нәтиҗәсен раслады һәм эшне судка җибәрде.

Исегезгә төшерәбез: Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез!  Игътибарсызлык аяныч  нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев