Юлларның тиешенчә чистартылмавы янгын сүндерүчеләргә комачаулый
Ел башланып әле бер ай да узмады, ә район территориясендә инде алты янгын чыкты. Шуларда бер кеше вафат булды, бер тукайлының сәламәтлегенә зыян килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольгә алды. Күпчелек янгыннар электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыга. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге җитәкчесе...
Ел башланып әле бер ай да узмады, ә район территориясендә инде алты янгын чыкты. Шуларда бер кеше вафат булды, бер тукайлының сәламәтлегенә зыян килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольгә алды. Күпчелек янгыннар электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыга. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге җитәкчесе Александр Сухорук хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлегенә авыл эчендәге юлларның тиешенчә чистартылмавы да зур киртә булып тора. Су гидрантларының кайда урнашуын күрсәтеп торган тиешле билгеләр дә таләпләргә туры китерелеп урнаштырылырга тиеш, дип хәбәр итте Александр Александрович. Фаил Камаев һәр авыл башлыгы үз җирлегендә яшәүче халыкның куркынычсызлыгы өчен үз җаваплылыгын тоярга тиешлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев