Машинадан чүп ташлаган өчен автомобильчеләргә штрафлар кертергә тәкъдим ителә.
Россия хөкүмәте Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр проектын хуплаган. Кагыйдә бозулар фотокамералар ярдәмендә теркәлер дип ниятләнә. Тиешле булмаган урында чүп-чар ташлаган өчен җиңел автомобиль йөртүче – 10 мең сумга кадәр, ә йөк машинасы йөртүче 100 мең сумга кадәр штраф түләргә мөмкин. Кабат хокук бозган өчен 20 мең һәм 150 мең сум күләмендә штраф каралган.
Нет комментариев