Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында “Дәү әнидә кунакта” дип аталган гаилә бәйрәме узды.
8март көне уңаеннан китапханәче, тәрбиячеләр белән берлектә Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында "Дәү әнидә кунакта" дип аталган гаилә бәйрәме уздырды. Бәйрәмчә киенгән балаларны дәү әни шатланып каршы алды. Бәйрәм мохитен уздырырга залның зәвыклы бизәлеше ярдәм итте. Өйнең түрендә борынгы сандык тора. Әбинең яшьлек сандыгында безнең буынга кадәр сакланып килгән...
8март көне уңаеннан китапханәче, тәрбиячеләр белән берлектә Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында "Дәү әнидә кунакта" дип аталган гаилә бәйрәме уздырды. Бәйрәмчә киенгән балаларны дәү әни шатланып каршы алды. Бәйрәм мохитен уздырырга залның зәвыклы бизәлеше ярдәм итте. Өйнең түрендә борынгы сандык тора. Әбинең яшьлек сандыгында безнең буынга кадәр сакланып килгән халкыбызның милли кием үрнәкләре: бәби итәкле күлмәк, чигүле алъяпкыч, камзул, энҗе-мәрҗәнле калфак, түбәтәй, укалы читек, хәтта чабата да бар иде.
Кунакка килгән нәниләргә әби яшь вакытта кич утырып, җырлар җырлап, чигү чигүләре, төрле уеннар уйнаулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде, чиккән милли кием үрнәкләре белән таныштырды. Элек электән сакланып килгән "Кәрия Зәкәрия", "Ачык авыз", "Челтәр элдем читәнгә", "Йөзек салыш" кебек уеннарда әти-әниләр дә, балалар да теләп катнаштылар.
Бәйрәм балаларның матур җыр һәм шигырьләре, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан милли ризыклар белән чәй эчү табыны оештырылды, дип хәбәр итә Яңа Бүләк авылыннан китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев