Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хуҗасыз хайваннар һөҗүме яки авырулар очрагында Татарстанда нинди чаралар күреләчәк

Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләрдә эш итү тәртибе расланды. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, дип хәбәр итә Татар-Информ.

Документ нигезендә, махсус режим кертү турында карарны Баш ветеринария идарәсе кабул итәчәк. Әлеге ведомство шулай ук аның үтәлешен контрольдә тотачак.

Гадәттән тыш хәл ике очракта игълан ителергә мөмкин: хайваннар арасында куркыныч йогышлы авырулар таралу сәбәпле карантин кертелгәндә яки хуҗасыз хайван кешегә җитди зыян китергән яисә аның үлеменә сәбәп булган очракта.

Мондый хәлләр килеп чыкканда, муниципаль хакимият органнары ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать җибәрергә тиеш. Ул дүрт эш көне эчендә карала, аннан соң карар кабул ителә. Режим исә өч көннән дә соңга калмыйча кертелә. Раслаучы документлар булмаганда, аны кертүдән баш тартырга мөмкиннәр.

Хайваннар һөҗүме авыр нәтиҗәләргә китергән очракта, процедура тизләтелә — карар ике эш көне эчендә кабул ителергә тиеш.

Режим кертелгән территорияләрдә барлык хуҗасыз хайваннарны, шул исәптән стерильләштерелгәннәрен дә, тоту оештырыла. Алар вакытлыча приютларга урнаштырыла.

Әгәр 20 көн эчендә хайванга хуҗа табылмаса, ул йоклатыла. Шул ук вакытта приютлар өч көн эчендә кабул ителгән хайваннар турында мәгълүматны интернетта урнаштырырга тиеш.

Режимның гамәлдә булу вакыты өч айдан артмый, әмма хәл тотрыкланган очракта ул вакытыннан алда да гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев