Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ветераннар өчен котлау открыткалары әзерләделәр

Җиңү көне алдыннан Бәтке авылы мәктәбендә үзенчәлекле чара узды: «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары «Россиянең бөркетләре» белән бергә ветераннар өчен котлау открыткалары ясады.

Мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныфта укучы нәни дусларына открыткаларны бизәргә, рәсемнәр ясарга һәм ихлас теләкләр язарга булыштылар. Чара барышында балалар ветераннарның батырлыгы турында сөйләштеләр, үзара тәҗрибә уртаклаштылар.

Мондый очрашулар буыннарны якынайта, яшь буынны тарихны хөрмәт итәргә һәм истәлекләрне сакларга өйрәтә. Балаларның кул җылысы сеңгән бу открыткалар тиздән үз ияләренә — Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев