Ватаным белән горурланам!
Тукай районы хакимияте урнашкан бинаның фойеесында балалар кулы белән ясалган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.
Ел саен уздырыла торган «Мин үз Ватаным белән горурланам!» («Я горжусь моей Родиной!») Республика балалар рәсем конкурсын оештыручы булып РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы катнаша.
Конкурс 2 этапта уза. Иң яхшы эшләр Тукай районы беренчел һөнәри берлек оешмасында сайлап алынды һәм район хакимияте бинасының фойесына халык хозурына куелды. Рәсем конкурсында 4 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнашты. Радель Кузьмин, Данияр Мөхетдинов, Таир Хафизов, Эвелина һәм Эмиль Шаяхметовлар ел саен конкурста катнашалар. Быел рәсем сәнгате белән мавыгучы, беренче тапкыр конкурста катнашырга теләк белдергән балаларның эшләре дә өстәлде. Балаларның иҗат уты сүнмәсен, киләчәктә эчтәлекле, матур каритиналар язуга этәрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев